«Эйбэт» торак идарәче компаниясе Түбән Кама подъездларында барлыкка килгән шикле игъланнар турында кисәтте.
Игъланнарда йортларда вентиляцияне чистарту һәм дезинфекцияләү эшләре башкарылуы турында хәбәр ителә. Моңа нигез итеп йортларда яшәүчеләрнең шикаятьләре китерелә. Хезмәткә язылу өчен Казан телефон коды — 843 белән башланган номерларга шалтыратырга тәкъдим ителә.
«Эйбэт» идарәче компаниясе бу игъланнарның мошенниклар тарафыннан таратылуын белдерде.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX