Түбән Камада Нефтехимиклар паркын яңарту проекты Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Аны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 112,8 млн сум акча биреләчәк. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев 11 августта узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Проект „Тормыш өчен инфраструктура“ милли проекты кысаларында җиңү яулады. Анда гаризалар биш төп критерий буенча бәяләнде: архитектура сыйфатыннан алып гражданнарның катнашуына һәм көтелгән социаль нәтиҗәләргә кадәр», — дип белдерде шәһәр башлыгы.

Федераль финанслау 2027 елда «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесенең 60 еллыгына Нефтехимиклар паркын комплекслы яңарту программасының бер өлеше булачак. Уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларга Бөтенроссия конкурсы Россия Президенты йөкләмәсе белән 2018 елдан бирле үткәрелә.