Халыклар дуслыгы йорты махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җыеп озатты. Бу юлы кирәкле әйберләрне әрмән һәм таҗик диаспоралары вәкилләре җыйды.
Халыклар дуслыгы йорты — мәдәни чаралар үткәрү урыны гына түгел, ә фронтка ярдәм җыю үзәкләренең берсе дә. Биредә шәһәрнең төрле милли-мәдәни оешмалары бердәм булып эшли. Һәркем мөмкин булганча үз өлешен кертә.
Җыелган әйберләр Химиклар проспектындагы 72Б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына китерелә. Биредә эш бер көнгә дә туктамый. Күптән түгел фронтка юрганнар кирәклеге турында хәбәр таралган иде. Ярдәм итәргә теләүчеләр шактый булды. Алар арасында Түбән Каманың 19нчы балалар бакчасы коллективы да бар.
Җыелган гуманитар йөкне якын көннәрдә фронтка озатачаклар. Ярдәм итәргә теләүчеләр дә изге эшкә кушыла ала — гуманитар ярдәм җыю пунктының ишекләре көн саен ачык.
Альбина Вәлиева
MAX