Һәлак булганнарның гаиләләре һәм зыян күрүчеләр Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары нигезендә билгеләнгән түләүләрне ала башлады.

Шулай ук шундый ук күләмдә финанс ярдәмне Түбән Кама предприятиеләре дә күрсәтәчәк. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында аларның да хезмәткәрләре бар.

Предприятиеләр һәлак булганнарның гаиләләренә 2 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтәчәк. Зыян күрүчеләрнең сәламәтлегенә авыр яки уртача дәрәҗәдә зыян килгән очракта — 600 мең сум, җиңелчә зыян килгәндә 300 мең сум түләнәчәк.

Тагын бер мөһим карар кабул ителә. Һәлак булган кызның әнисе эшләгән предприятие гаиләгә өстәмә рәвештә 2 миллион сум ярдәм күрсәтәчәк. Моннан тыш, муниципалитет бюджетыннан да гаиләгә 1 миллион сум бүлеп бирелгән.

«Гаиләләргә ярдәм кулы сузган предприятие җитәкчеләренә һәм һәркемгә рәхмәт. Бу авыр кайгыны бары тик бергәләп кенә җиңеп чыга алабыз», — дип рәхмәт сүзләре җиткерде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев