Татарстан Республикасы заманча технологияләр ярдәмендә укытучы һөнәренең абруен тагын да күтәрүгә юнәлдерелгән масштаблы проектны гамәлгә ашыра.
«ТРның Электрон мактау тактасы» дип исемләнгән цифрлы платформада бүгенге көндә 3640тан артык педагог — мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм җитештерү өйрәтү осталарының исемнәре урын алган.
Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә узган педагогларның республика август киңәшмәсенең пленар утырышында игълан итте.
Республика җитәкчесе ассызыклаганча, бу саннар артында — Татарстан Республикасының интеллектуаль һәм рухи үсешенә гаять зур өлеш кертүче фидакарь затлар тора.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
