Татарстан юлларында хәвеф-хәтәрне киметүгә юнәлдерелгән «Каршы як полоса» профилактик операциясе башланды. Ул 26 августка кадәр дәвам итәчәк.
Акциянең төп максаты — юл йөрү кагыйдәләренең иң җитди бозуларыннан берсе булган каршы як хәрәкәт полосасына чыгу очракларын кисәтү. Мондый кагыйдә бозу еш кына авыр нәтиҗәләргә, хәтта кеше үлеменә китерергә мөмкин.
Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, рейдлар барышында инспекторлар каршы як полосага чыгу белән бәйле куркыныч манёврларга аеруча игътибар итәчәк. Аерым алганда, «Узып китү тыела» билгесе гамәлдә булган юл участокларында кагыйдә бозу һәм юлдагы бөкеләрне каршы як полосага чыгып узу очраклары тикшереләчәк.
Белгечләр искәрткәнчә, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан өчен 7,5 мең сумга кадәр штраф салынырга яки 4 айдан 6 айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.
Альбина Вәлиева
MAX
