2026 елның соңгы җиде аенда Түбән Камада газоннарга, балалар һәм спорт мәйданчыкларына машина куйган 61 кешегә беркетмә төзелгән. 

Административ-техник инспекция һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек идарәсе хезмәткәрләре кагыйдә бозу очракларын ачыклаган.

Штрафларның гомуми суммасы 189 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетның административ-техник инспекция бүлеге җитәкчесе Альберт Гарифуллин хәбәр итте.