Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың кызы Гүзәл Авзалова вафат булган.
«Актаныш-информ» хәбәр иткәнчә, мәрхүмә белән хушлашу һәм җирләү чаралары узган. Анда гаиләнең якыннары һәм туганнары гына катнашкан.
Гүзәл Авзалова гомере буе әнисенең истәлеген кадерләгән. Ул җырчының архивын барлаган, шәхси әйберләрен саклаган һәм Әлфия Авзалованың иҗади мирасын хөрмәтләүгә багышланган чараларда актив катнашкан.
Әлфия Авзалова (1933–2017) — күренекле татар җырчысы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган артисты. Ул Татарстанның музыкаль сәнгатендә үз чорын булдырган шәхесләрнең берсе.
Альбина Вәлиева
MAX