Эш сәфәре кысаларында Бразилия җитәкчесе Түбән Каманың берничә сәнәгать предприятиесендә һәм социаль учреждениесендә булды. Аннары «Адымнар» гимназиясенә һәм 87нче балалар бакчасына барды. Максаты - мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә тәҗрибә уртаклашу. Шулай ук икътисади һәм инвестиция багланышларын үстерү.

87нче бакчада — Санта-Барбара-ду-Тугуриу шәһәре мэры. Балалар аңа үзләре ясаган рәсемнәрне бүләк итеп, Бразилиянең милли татлы ризыгы — бригадейро әзерләгәннәр. Мөхтәрәм кунак Татарстан балыннан да авыз итә.

Мәгариф өлкәсенә аерым игътибар бирелде. Дәрәҗәле кунак уку-укыту мохите, балалар өчен тудырылган мөмкинлекләр һәм белем бирүнең заманча алымнары белән танышты.

Жозе Антониу Алвес Донато Түбән Каманың милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре белән дә очрашты. Алар үзләренең гореф-гадәтләре, милли аш-сулары, мәдәни чаралары һәм проектлары турында сөйләделәр.

«Халыклар дуслыгы»  йорты тәҗрибә уртаклашу, уртак проектлар өчен яңа мөмкинлекләр эзләү һәм ике шәһәр арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен мөһим мәйданчык булды.

Визит барышында Түбән Кама белән Санта-Барбара-ду-Тугуриу арасында эшлекле элемтәләрне ныгыту, шулай ук төрле өлкәләрдә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алышынды. Очрашу ике шәһәр арасында хезмәттәшлек турында килешү төзү кысаларында оештырылды.