Түбән Камада ике катлы җиде бүлмәле фатир сатуга куелган. Химиклар проспектындагы йортларның берсендә урнашкан торакның гомуми мәйданы 283 квадрат метр тәшкил итә. Хуҗалар аның өчен 16 миллион сум сорыйлар.

Белдерүдә күрсәтелгәнчә, иркен фатир кирпеч йортның өске катларында урнашкан. Беренче катта эш кабинеты, каминлы ял итү бүлмәсе, ашханә һәм бәдрәф бар. Икенче катта дүрт бүлмә һәм тагын бер бәдрәф урнашкан. Фатирның дүрт балконы да бар.

Фатир җиһазлары белән бергә сатыла. Йорт тирәсендә кирәкле инфраструктура: Тукай паркы, балалар поликлиникасы, мәктәпләр һәм кибетләр урнашкан.