Түбән Камадан махсус хәрби операциядә катнашучыларга генераторлар һәм башка кирәк-яраклар җибәрелде. Гуманитар ярдәмне «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» һәм «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары бергәләп җыйган.

Ярдәм җыю берничә атна элек башланган. Бүген исә «Газель» машинасына берничә тонна йөк төяп, юлга озаттылар. Анда азык-төлек, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, төзелеш өчен кирәкле кораллар, көнкүреш техникасы һәм генераторлар бар. Йөк тиздән алгы сызыктагы солдатларга барып җитәчәк.