Бүген православие динен тотучылар Алма Спасы дип йөртелгән бәйрәмне билгеләп үтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча, нәкъ шушы көннән яңа уңыштан ашарга рөхсәт ителгән. Бәйрәмнең тарихы турында безгә керәшеннәр җәмгыяте әгъзасы Галина Буланова сөйләде.

«Баш чишмә» ансамбле солисткасы Галина Буланова оныкларына Алма спасы турында сөйли. Халык сынамышлары буенча, бәйрәмдә туганнарны, балаларны, әлеге җиләк-җимеш белән сыйлаганнар. Ышану буенча, бу көнне алмалар тылсымлы үзлеккә ия булалар. Беренче авыз иткәндә теләк теләгәннәр.

Керәшеннәр җәмгыяте вәкиле яңа уңыштан алма бәлеше дә пешерә. Гаиләләрендә бик матур гадәт тә бар: бәйрәмнәргә әзерләнгәндә барсы бергә җыелып, керәшен җыруларын башкару. 

Август аенда православие динен тотучылар өч бәйрәм билгеләп үтә. Алма спасы – икенчесе булып тора. 14се Бал спасы уздырылса, 29 нчы агустта Чикләвекнеке булачак. Халык сынамышлары буенча, үсемлек җимеше уңса - киләсе елга икмәк уңышы яхшы булыр, дигәннәр. Бу көнне дә Булановлар камыр ризыклары пешерергә планлаштыралар.