Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин белән Татарстанның атказанган артисты Алия Төхвәтуллинаның икенче улларының исеме билгеле булды. Сабыйга Райан исеме биргәннәр. 

Бу хакта Алия Төхвәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән. Малайга исемне Рамил хәзрәт кушкан. Ул Төхвәтуллиннарның беренче уллары Алимга да исем кушкан булган.

Райан 8 августта Казандагы шәхси клиникаларның берсендә туган. 15 августта Алия Төхвәтуллинаны улы белән хастаханәдән өйгә чыгарганнар.

«Кичә улыбызга исем куштык. Рамил хәзрәт Алим улыбызга да исем кушкан иде. Икенче улыбызның исеме — Төхвәтуллин Райан Ришат улы», — дип язган артист үз сәхифәсендә.