24 августта Түбән Кама районының ЗАГС идарәсендә тугыз гаиләгә күп балалы таныклыгы тапшырылды. Бәйрәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылды.
Аларның һәркайсында өченче бала дөньяга килгән. Бер гаиләдә исә игезәкләр туган. Тантанада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова катнашты. Ул яшь әти-әниләрне котлап, һәр гаиләгә махсус комплект – «Сабый сандыгы» бүләк итте.
Альбина Вәлиева
MAX
