18 сентябрьдә Түбән Кама–Чистай юлында юл-транспорт һәлакәтендә өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган.
Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авария 17:00 тирәсендә булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 1980 елда туган Daewoo Nexia автомобиле йөртүчесе юл читеннән барган 1947 елгы хатын-кызны бәрдергән. Алган җәрәхәтләрдән зыян күрүче урында ук вафат булган.

НТР 24 хәбәрчесе ачыклаганча, пенсионер хатын-кыз урманга гөмбә җыярга чыккан булган.
Бу вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Альбина Вәлиева
MAX
