15 сентябрьдә Түбән Кама районында балыкка китеп югалган Сергей Павловны үле килеш тапканнар. Ул елгада батып үлгән.
Бу хакта «Компас НК» эзләү-коткару отряды хәбәр итте.
Ир-ат Берёзовая Грива тирәсенә балык тотарга киткән. Башта аны туганнары һәм волонтёрлар эзләгән. Узган шимбәдә алар яр буен һәм елга акваториясен тикшергән. Әмма ул көнне балыкчыны таба алмаганнар.
22 сентябрьдә эзләүчеләр Сергей Павловның һәлак булуын хәбәр итте.
Альбина Вәлиева
MAX
