Төнлә Түбән Каманың Тынычлык проспектында, яңа «Эссен» кибете янында юл-транспорт һәлакәте булган.

Автомобиль юл читендәге терәкләрне бәрдереп, газонга чыгып киткән.

Һәлакәт урынына дәүләт автоинспекциясе һәм ашыгыч хезмәтләр килгән. Әлегә авария һәм автомобиль йөртүченең хәле турында рәсми мәгълүмат юк.