Әлеге хәл 21 апрельдә Вокзал урамындагы 2а йорты каршында булган.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Шевроле Круз» автомобиле йөртүчесе артка чигенгән вакытта 1942 елгы хатын-кызны бәрдергән.
Нәтиҗәдә, зыян күрүченең җилкәсе имгәнгән. Аны Түбән Кама район үзәк хастаханәсенә китергәннәр, тикшерүдән соң өенә кайтарып җибәргәннәр.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
