Беренчел фаразлар буенча, диван белән шкафка ут капкан. Ялкын тиз арада 12 квадрат метр мәйданга таралган. Коткаручылар килүенә, өч кеше урамга чыгарга өлгергәннәр.

Тик 41 яшьлек хатын-кызның гомерен саклап калып булмаган. Төтен фатирдан чыгу юлын томалаган. Фаҗигале янгынның беренчел сәбәбе — шәм белән саксыз эш итү.