Исегезгә төшерәбез, әлеге хәл Яшьлек урамындагы йорт ишегалдында булган. Бультерьер токымлы эт кызга ташланган һәм аңа җитди җәрәхәтләр ясаган. Зыян күрүче хәзер Яр Чаллы хастаханәсендә дәвалана, хәле тотрыклы. Прокуратура әлеге факт буенча тикшерү оештырды, җинаять эше кузгатылды. "Без баланың гаиләсе белән, һичшиксез, очрашу уздырачакбыз, ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышачакбыз», - дип сөйләде шәһәр башлыгы.