Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче зыян күргән. Аны вакыйга урыныннан ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Белгеч белдерүенчә, бәрелештән соң кыргый хайван исән калган һәм урманга кереп югалган.

Исегезгә төшерәбез, узган ялларда Түбән Кама районында кыр кәҗәләре катнашында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Машина йөртүчеләрне урман массивлары аша, торак пунктлар янында, Сүбәләк автомобиль юлында, М-12 трассасында һәм сәнәгать зонасы тирәсендәге юлларда кыргый хайваннар активлыгы арту сәбәпле, тизлек режимын төгәл үтәргә чакыралар.

Альбина Вәлиева
MAX