Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе мәгълүматларына караганда, яшь кеше танышу сервисларының берсендә үзен кыз дип таныштырган кеше белән аралаша башлый. Берникадәр вакыттан соң әңгәмәдәше аны театрга чакыра һәм билетлар рәсмиләштерү өчен махсус сылтама юллый.
Егет тәкъдим ителгән сайт аша билетлар өчен 4 мең сум күләмендә түләү башкара. Әмма түләүдән соң билетлар да, заказны раслаучы хәбәр дә килми. Моңа борчылган яшь кеше сайттагы ярдәм хезмәте белән элемтәгә чыга.
Шунда аңа акчаны кире кайтару өчен өстәмә операцияләр үткәрергә кирәклеге турында хәбәр итәләр. Мошенниклар күрсәтмәләренә ышанып эш иткән егет берничә тапкыр акча күчерә. Нәтиҗәдә, аның гомуми югалту суммасы 1 059 000 сумга җитә.
Зыян күрүче үзенең алданганын бары тик язышу тарихын юк иткәч кенә аңлап ала. Хәзер әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, хокук саклау органнары җинаятькә катнашы булган затларны ачыклау белән шөгыльләнә.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кисәтә:
- билетларны һәм товарларны рәсми сайтларда һәм тикшерелгән сервисларда гына сатып алыгыз;
- әгәр сездән «кайтару» яки «блокировкадан азат итү» өчен берничә тапкыр акча күчерүне сорыйлар икән — бу мошенниклар.

Альбина Вәлиева
MAX