Өлкән яшьтәге хатын-кыз шәһәр кибетләренең берсенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, чөнки ул үзенең кайда яшәвен хәтерләми. Хәзерге вакытта аның якыннарын эзләү эше алып барыла.
Билгеләре: уртача гәүдәле, чәчләре чал. Өстенә ак һәм кара төстәге кофта, зәңгәр чәчәкле ак итәк һәм ак яулык кигән. Хәтер югалу ихтималы бар.
Хатын-кызны таныган һәркемнән 8 (800) 700-54-52 яки 112 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.

Альбина Вәлиева
MAX