Зыянның гомуми күләме 12 мең сумнан арткан, ә җинаятьләрнең даими кылынуы җинаять эше кузгатуга китергән.
Суд картотекасы материалларыннан күренгәнчә, барлык очраклар «Агроторг» сәүдә ноктасында булган. Җинаятьче бер үк схема буенча эш иткән: кибеткә кергән, сәүдә рәтләреннән ит һәм казылык продукциясен алган, аннары кассаны урап узган.
Эшне административ хокук бозудан җинаять категориясенә күчерү өчен төп шарт булып, бу ир-атның инде административ җаваплылыкка тартылуы һәм штраф түләве тора. Шулай да, ул шул ук кибеткә йөрүен дәвам иткән, бу аның гамәлләрен РФ Җинаять кодексының 158.1 статьясы («Административ җәзага тартылган зат тарафыннан кылынган кече урлау») буенча квалификацияләүгә китергән.
Судта гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, зыянны өлешчә каплаган. Бу шартлар, шулай ук аның сәламәтлеге торышы суд тарафыннан җиңеләйтүче шартлар буларак исәпкә алынган.
Суд 1 ел да 6 ай сынау срогы белән 1 елга иректән мәхрүм итүне шартлы рәвештә билгеләде. Моннан тыш, хөкем ителгән заттан китерелгән барлык зыянны түләттерелде.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
