Түбән Камада Тукай урамындагы 12нче йорт ишегалдында автомобильгә ут капкан. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә машинага зыян килгән.

Вакыйга урыныннан төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралды. Кадрларда күренгәнчә, башта узып баручылар ялкынны үзләре сүндерергә тырышкан. Әмма янгынны тулысынча урынга килгән коткаручылар бетергән.

Бу — соңгы көннәрдә Түбән Камада булган икенче автомобиль яну очрагы. Дүшәмбе көнне Яшьлек урамында алтынчы модельле машинага ут капкан.