Билгесез затлар үзләрен полиция һәм финанс мониторингы хезмәткәрләре итеп таныштырганнар. Янәсе, мошенниклар пенсионерның җыелган акчасын үзләштерергә тырышалар.

Барлык күрсәтмәләрне үтәп, түбәнкамалы акчаларын таныш булмаган карталарга күчергән, шулай ук сумманың бер өлешен чит илгә җибәргән. Операция берничә көнгә сузылган. Югалтуларның гомуми суммасы — 1 миллион 300 мең сумнан артык.

Зур күләмдә мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.