Узган төндә Түбән Каманың Химиклар проспектында урнашкан Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте тирәсендә җитди юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.
Шаһитлар хәбәр итүенчә, автомобиль юл буендагы баганага бәрелгән, аннан соң транспорт чарасы түбәсенә әйләнгән. Вакыйга урынына дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килеп җиткән.
Шаһитлардан алынган беренчел мәгълүматлар буенча, автомобиль йөртүчесе исән калган. Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре ачыклана.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
