Түбән Камада полиция хезмәткәрләре смартфон урлауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, Корабельная урамындагы йортларның берсе янындагы эскәмиядә калдырылган смартфонны билгесез кеше алып киткән. Оператив хезмәткәрләр әлеге җинаятьне кылуда шикләнелгән 1986 елгы ир-атны тоткарлаган.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Смартфон хуҗасына килгән матди зыян күләме 19 мең сум тәшкил иткән. Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 2 нче өлеше («Зур күләмдәге матди зыян китереп кылынган урлау») нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Альбина Вәлиева
MAX