Түбән Кама районында 2008 елгы егет телефон мошенниклары тозагына эләккән. Алдакчыларның катлаулы схемасына ышанып, ул аларга 2 миллион 147 мең сум акча күчергән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, зыян күрүчегә башта курьерлык хезмәте вәкиле булып шалтыратканнар. Мошенниклар аннан SMS аша килгән кодны әйттереп алган.

Соңрак кара мәкерлеләр үзләрен Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәткәрләре дип таныштырган һәм егетне аның гаиләсе турында мәгълүматлар таралу куркынычы бар дип ышандырган.

Аннан соң мошенниклар егет белән видеоэлемтәгә чыккан. Үзен Максим исемле «куратор» дип таныштырган кеше аңа күрсәтмәләр биргән. Таныш булмаган кешенең сүзләренә ышанган егет өйдәге акчаларны җыеп алган һәм якындагы банкоматлар аша мошенниклар күрсәткән исәп-хисап счетларына күчергән.

Алданганын аңлагач, гаилә полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге очрак буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159нчы маддәсе («Мошенниклык») нигезендә җинаять эше кузгатылган.