Түбән Камада 20 яшьлек егет инвестицияләр ярдәмендә тиз генә акча эшләп була дигән вәгъдәләргә ышанып, мошенникларга 702 мең 300 сум акча күчергән.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, зыян күрүче акчасын кире кайтарырга теләгәндә, аңа башта «техник хата» килеп чыгуын әйткәннәр, аннары тагын акча күчерергә кушканнар. Алдауга юлыкканын аңлагач, ул полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: тиз һәм җиңел табыш вәгъдә итүчеләргә ышанмагыз, таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез.