10 август иртәсендә Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар бар. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Бүген иртән республикага дошман пилотсыз очкычларының чираттагы һөҗүме булды. Түбән Камага массакүләм һөҗүм ясалды. Һөҗүм җитештерү һәм гражданлык объектларына юнәлтелгән. Кызганычка каршы, һәлак булучылар бар», — диелә хәбәрдә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов вазгыятьне контрольдә тота һәм булган хәл турында даими рәвештә мәгълүмат алып тора.
Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Альбина Вәлиева
MAX