Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган, тагын 39ы зыян күргән.
«Бу безнең барыбыз өчен дә бик зур хәсрәт. Түбән Кама районында яшәүчеләр исеменнән һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашам», — дип язды Радмир Беляев үзенең социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә.
Зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Барлык хезмәтләр дә эшен дәвам итә, вазгыять даими контрольдә тотыла.
Татарстан Республикасында матәм игълан ителде.
Альбина Вәлиева
MAX