Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камага пилотсыз очкычларның массакүләм һөҗүме нәтиҗәсендә бер бала һәлак булган, тагын ике сабый яраланган.

Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте. Оператив штаб мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләр саны 40 кешегә җиткән. Аларның 22се хастаханәгә озатылган. Калган зыян күрүчеләргә медицина ярдәме урында күрсәтелгән.