Түбән Камада БПЛА һөҗүме аркасында һәлак булучылар саны 13кә җиткән. Бу хакта район башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев белдерде.

Моңа кадәр Россия сәламәтлек саклау министры һәлак булучылар арасында бер баланың да булуын хәбәр иткән иде. Тагын ике сабый яраланган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, барлыгы 40 кеше зыян күргән, аларның 22се хастаханәгә озатылган. Калган зыян күрүчеләргә медицина ярдәме урында күрсәтелгән.