Түбән Камада 10 августта булган дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Мәктәп бульварындагы күпфатирлы йорт зыян күргән. Шәһәр хакимияте хәбәр иткәнчә, бинаның инженерлык челтәрләре зыян күрмәгән. Электр һәм су белән тәэмин итү гадәти режимда эшли.
Куркынычсызлык максатларында йортка газ бирү вакытлыча туктатылган. Хәзер тикшерү үткәрелә. Йортта барлыгы 132 фатир бар, шуларның 60ында тәрәзә пыялалары ватылган. Белгечләр бәяләвенчә, яңаларын урнаштыру бер ай чамасы вакыт алачак. Хәзер подрядчы оешма хезмәткәрләре фатирлардагы тәрәзә уемнарын пленка белән капларга ярдәм итә.
Зыян күргән мөлкәт мәсьәләләре буенча «кайнар линия»гә инде 74 мөрәҗәгать килгән. Зыян турында 11 август ахырына кадәр түбәндәге телефон номерлары аша хәбәр итәргә мөмкин: +7 (855-53) 5-10-72, +7 (8555) 35-10-00.
Ситуацион үзәккә +7 (8555) 41-56-36 номеры аша мөрәҗәгать иткәндә, кирәк булган очракта видеодомофоннар һәм видеокүзәтү камералары язмаларын алуда ярдәм күрсәтеләчәк. Зыян күргән мөлкәт өчен компенсация рәсмиләштерү өчен йортта яшәүчеләргә социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итеп, тиешле документларны тапшырырга кирәк.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX