17 август кичендә Түбән Камада юл-транспорт һәлакәте булган. Сөембикә урамындагы 72нче йорт янында җиңел машина белән мотоцикл бәрелешкән.

Бәрелеш мизгеле видеога эләккән. Язманы «Дорожный контроль Нижнекамск» төркеме социаль челтәрләрдә урнаштырган.

ДТП на улице Сююмбике в Нижнекамске с мотоциклом

Кадрлардан күренгәнчә, мотоцикл йөртүчесе бәрелештән соң торып баскан һәм үз аякларында йөргән. Соңрак ул авария турында фикер алышуга да кушылган. «Нык очканмын икән», – дип язган ул комментарийда.