Түбән Камада 52 яшьлек хатын-кыз мошенникларга ышанып, 620 мең сум акчасыннан колак каккан.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, барысы да мессенджердагы хәбәрдән башланган. Хатын-кызга имештер күршесе язган. Ул аны «йорт чатына» кертү өчен СМС-кодны хәбәр итүен сораган. Кодны әйткәч, мошенниклар аңа Роскомнадзор, Росфинмониторинг һәм ФСБ хезмәткәрләре булып шалтырата башлаган.
Мошенниклар хатын-кызны «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунтына чит кешеләр кергән, ә банктагы акчалары куркыныч астында дип ышандырган. Алар кушуы буенча ул яңа смартфон сатып алып, Үзәк банкның ялган кушымтасын урнаштырган. Соңыннан барлык акчасын — 620 мең сумны — банкомат аша мошенниклар күрсәткән хисапка күчергән.
Алдау хатын-кызга кредит рәсмиләштерергә кушкач кына ачыкланган. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Альбина Вәлиева
MAX