Пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы Түбән Камада якынча 7:30 сәгатьтә гамәлдән чыгарылды.

Бу хакта шәһәр мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев MAX каналында хәбәр итте.

«Бүген иртән ПВО көчләре районыбызга чираттагы массакүләм һөҗүмне уңышлы кире какты. Барлык түбәнкамалылар исеменнән көч структураларына бердәм һәм нәтиҗәле эшләре, шәһәребез халкын яклаулары өчен рәхмәт белдерәсем килә!» — дип язды Беляев.

Төнге сәгать икедә Татарстанда «Пилотсыз очкычлар куркынычы» режимы кертелгән. 3:16 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Әлмәт, Казан, Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләренә дроннар һөҗүме куркынычы турында кисәтте. Бераз соңрак бу исемлеккә Түбән Кама, Зәй, Чаллы һәм Алабуга да өстәлде.