20 августта Татарстанга пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә торак йортлар һәм кешеләр зыян күргән, республикадагы сәнәгать кластерлары эшендә өзеклекләр барлыкка килгән. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бүген иртән республика дошманның пилотсыз очу аппаратлары тарафыннан чираттагы массакүләм һөҗүмгә дучар булды. Пилотсыз очу аппаратларының күбесе Кама аръягы зонасына һөҗүм итте. Мобиль төркемнәрнең һәм һава һөҗүменә каршы оборона системаларының бердәм эшләве нәтиҗәсендә кеше үлеменә һәм җитди җимереклекләргә юл куелмады», — дип белдерде ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Һөҗүм нәтиҗәсендә сәнәгать кластерлары эшендә өзеклекләр килеп чыккан, торак йортларга зыян килгән. Рөстәм Миңнеханов барлык хезмәтләргә һөҗүм нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерергә, шулай ук зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтергә кушты.

«Бүген иртән һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан безнең районга чираттагы массакүләм һөҗүм уңышлы кире кагылды. Барлык район халкы исеменнән көч структураларына бердәм эшләре һәм түбәнкамалыларны яклаганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә» - дип язган Радмир Беляев социаль челтәрләрдә.

Һөҗүмне кире каккан вакытта пилотсыз очкыч ватыкларының автомобильләргә, тәрәзәләргә яки башка милеккә зыян китерү ихтималы булды. Мондый очракта 8 (8555) 35-10-72 телефоны аша хәбәр итәргә һәм белгечләрдән киңәш алырга мөмкин.