Түбән Каманың Халык иҗаты йортында «Аулак өй» кичәләренең яңа сезоны старт алды. Беренче очрашуда катнашучылар халык җырларын башкарды, милли уеннарда катнашты һәм онытылып баручы гореф-гадәтләрне искә төшерде.
«Аулак өй» — татар халкының элек-электән килгән традицияләренең берсе. Халык иҗаты йортында ул өлкән буын вәкилләре өчен аралашу һәм ял итү мәйданына әверелгән. Кичәләрдә җыр-бию, милли уеннар һәм төрле күңел ачу чаралары оештырыла.
Әлеге традицияне заманча форматта дәвам итү өчен чараларга танылган артистлар һәм күренекле шәхесләр дә чакырыла. Узган сезонда кунаклар арасында Фирдус Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, Гөлүсә Шаһбан һәм башкалар булган.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, яңа сезонда да тамашачыларны төрле тематик кичәләр көтә. Керү ирекле.
Альбина Вәлиева
MAX
