Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры артистлары Гүзәл Шәмәрдәнова һәм Юрий Павлов «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән аларга бу исем театр сәнгате үсешенә керткән өлешләре өчен бирелде.
Гүзәл Шәмәрдәнова белән Юрий Павловны әлеге зур уңышлары белән котлыйбыз! Яңа иҗади казанышлар һәм илһам телибез!
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
