Сөмбелә — уңыш җыюны тәмамлауга багышланган борынгы йола. Көзнең күркәм чарасы Халыклар дуслыгы йортында узды. Кырлардагы эшләр төгәлләнгәч, халык мул нигъмәткә шөкер итеп, җыр-бию, милли уеннар белән күңел ачу үткәргән. 

Ачык һавада корылган юрта, милли киемдәге башкортлар, өстәл тулы ризык — Халыклар дуслыгы йорты ишегалдында мондый күренешне көн дә очратып булмый. Бүген биредә җирле башкортлар автономиясе уңыш бәйрәме — Сөмбеләне билгеләп үтә.

Сөмбелә — уңыш җыюны тәмамлауга багышланган борынгы йола. Келәт-амбарларны тутырганнан соң, муллыкны якыннары белән бүлешү гадәте булган. Туганнар, дуслар бер табын артына җыелып, хезмәт җимешенә сөенгән, җыр-моң һәм бию белән бәйрәм иткән.

Курай һәм кубыз моңы, халык җырлары бәйрәмгә үзенчәлекле ямь өсти. Чарада Карлуғас Киреева җитәкчелегендәге Башкорт милли-мәдәни автономиясенең яшь активистлары һәм «Сал Урал» фольклор ансамбле солистлары катнаша. Алар бәйрәмгә килүче балалар өчен уеннар оештырылар.