Б. Урманче исемендәге 2нче гимназия каршында эшләп килүче «Тамчылар» Балалар сәнгать мәктәбенең «Күчтәнәч» театр төркеме яшь артистлары грим ясау серләренә өйрәнә. Бу аларга сәхнәдә төрле образларга керергә ярдәм итә.

Уку курсын тәмамлагач, балалар театр сәнгате буенча таныклык алачак. Төркемдәге спектакльләр татар телендә куела.

Хәзер яшь артистлар Әниләр көненә багышланган яңа тамаша әзерли. Спектакль Рафис Корбан әкиятләре буенча сәхнәләштерелә.