Сәхнәдә Ленинград камалышы, Әфган һәм Чечен кампанияләре, шулай ук махсус хәрби операцияләрдә катнашучыларның язмышлары чагылдырылды. Спектакль гади сугыш хроникасы гына түгел, ә буыннар арасындагы әңгәмә буларак тәкъдим ителде.

Сәхнәдә — Динә Әхмәтгалиева. Яшь артист Ленинград камалышы шаһиты Рокыя Сәхәбетдинованың язмышын беренче заттан сөйләде. Сугыш башланганда аңа нибары 10 яшь булган, ул әти-әнисен һәм якыннарын югалткан, ләкин барлык авырлыкларга карамастан, сынмаган. Бүген ул әлеге премьераның кадерле кунагы булды.

Яшь тамашачы театры артисты Даниил Виноградов Александр Комаров образын башкарды. НТР журналисты 2022 ел ахырында алгы сызыкка үз теләге белән китә, әмма берничә айдан элемтә өзелә. Аны өч ай эзләгәннәр һәм, ниһаять, кайгылы хәбәр килеп ирешә — Саша батырларча һәлак булган.

Спектакльне караучылар артистның образын тулы хис белән бирүенә гаҗәпләнде. Күпләр күз яшьләрен тыя алмады, һәм театр коллективын аягүрә басып алкышладылар.

Режиссер Наталья Николаева сүзләренчә, әдәби-шигъри композиция — гади сугыш хроникасы түгел, ә буыннар арасындагы хәтер һәм әңгәмә. Премьера Бөек Җиңүгә багышлана, киләчәктә аны укучылар һәм студентлар өчен күрсәтергә планлаштыралар.