Гатауллиннар гаиләсе менә шулай кулга-кул тотышып яшиләр, ике бала тәрбиялиләр. Өйдә татар телендә генә аралашабыз, ди Наил белән Лилия. «Иң үрнәк яшь гаилә» номинациясендә җиңү яулыйлар.
Фәйзуллиннар гаиләсе конкурсантлар арасында иң ишле гаилә. Әнәс Хадиулла улы һәм Рушания Йосып кызы 45 ел бергә. «Иң нык гаилә» исемен горур йөртәләр. Сәхнәдә ике буын чыгыш ясый.
Түбән Камада үрнәк, сәләтле, иҗади татар гаиләләрен барладылар. Күркәм бәйгене Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге «Татар гаиләсе” фонды һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештыра. Дүрт еллык тарихы бар. Быел 32 гаилә катнашып, 14е финалга чыккан. Бырысы да җиңүчеләр. Аларга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
