«Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, —дигәннәр борынгылар. — Шул вакытта гына кеше туган иленең, үз халкының үткәнен яхшы белә». Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү гадәте булган. «Белсән җиде буын бабаңны, танырсың тамырларыңны», – дип әйткән борынгылар. Һәркем үзенең тамырларын белгәндә генә үз халкының тарихын, туган җиренең үткәнен тирәнтен аңлый ала. Шул максатны күздә тотып, 1 нче балалар бакчасында инде сигезенче тапкыр, Халыкара гаилә көненә багышланган, Бөтенроссия «Гаиләм – минем горурлыгым!» бәйгесе уздырылды.
Әлеге бәйгедә быел Азнакай, Актаныш, Арча, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Зәй, Сарман, Чистай, Теләче, Түбән Кама, Мамадыш, Минзәлә районнарыннан, Яр Чаллы, Казан, Ижевск, Вяткие Поляны, Геленджик, Самара шәһәрләреннән 58гаилә катнашты.
Жюри әгъзалары, шәһәребезең милли җанлы, мәртәбәле шәхесләре , шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Мәҗит улы Ганеев, чыгышларның конкурс тематикасына туры килүе, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юнәлтелгән булуы, гаилә тарихы һәм милли тамырларны белү, гаилә әгъзаларының активлыгы, башкаруның үзенчәлегеннән чыгып бәяләде. «Әлеге бәйге – ул гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән мөһим адым», – диде жюри вәкилләре. Чарада балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар бергәләп нәсел тарихы белән таныштырдылар. Бу бәйгенең тагын бер истәлекле ягы – төрле милләт вәкилләренең бергә катнашуы. Бу, чынлап та, Россиянең күпмилләтле халкын берләштерә, бер-берсенә карата хөрмәтне арттыра.
Түбән Каманың 1нче балалар бакчасында «Гаиләм – минем горурлыгым!» бәйгесе узды
1нче балалар бакчасында инде сигезенче тапкыр, Халыкара гаилә көненә багышланган, Бөтенроссия «Гаиләм – минем горурлыгым!» бәйгесе уздырылды.Әлеге бәйгедә быел Азнакай, Актаныш, Арча, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Зәй, Сарман, Чистай, Теләче, Түбән Кама, Мамадыш, Минзәлә районнарыннан, Яр Чаллы, Казан, Ижевск, Вяткие Поляны, Геленджик, Самара шәһәрләреннән 58 гаилә катнашты.


Гөлия Нигъмәтуллина




MAX