Россия мәдәният министры урынбасары Жанна Алексеева әйтүенчә, Владимир Даль рус теленең байлыгын һәм халык иҗатын саклап калуда гаять зур роль уйнаган. Ул Даль хезмәтләренең телне аралашу чарасы гына түгел, ә милләтнең тарихи хәтере итеп тә күрсәтүен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, язучы төзегән сүзлеккә якынча 200 мең сүз һәм 30 меңнән артык мәкаль белән әйтем кертелгән. Бу хезмәт бүген дә тел һәм мәдәният өлкәсендә әһәмиятен югалтмый.
Ул шулай ук әлеге мирасны саклап калу һәм яшь буын арасында аңа карата кызыксыну уяту – проектның төп бурычларыннан берсе булуын билгеләп үтте. Алексеева фикеренчә, әлеге акциядә катнашу укучыларга үзләрен күренекле язучы һәм этнограф эшен дәвам итүчеләр итеп хис итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мәктәп укучылары иҗади ярышларда катнашып, үзләрен берничә номинациядә күрсәтә алачаклар.
- «Диалект сүзләре» номинациясендә катнашучылар, Владимир Даль сүзлегендәге диалектизмнарны кулланып, үз тормышларындагы берәр хәл-вакыйга турында видеоролик төшерергә тиеш.
- «Остаз белән рольләр буенча уку» номинациясе Даль әкиятләренең берсен укытучы, китапханәче яки башка остаз белән бергәләп укуны күздә тота.
- «Гаилә рольләре буенча уку» категориясендә укучыларга әти-әниләре яки туганнары белән бергә язучының әкиятен укырга тәкъдим ителә.
- «Башваткыч» номинациясендә катнашучылар Даль сүзлегендә басылган рус халык мәкальләре һәм әйтемнәре белән бәйле ребус, шарада яки шундыйрак интеллектуаль мәсьәлә уйлап табарга мөмкин.
- Тагын бер юнәлеш – «Даль әкиятләре дөньясы», монда укучыларга автор әсәрләре буенча театраль күренеш әзерләргә туры киләчәк.
Проектта катнашу өчен бер яки берничә номинация буенча эш сайлап, 2026 елның 22 маеннан 30 июненә кадәр «Культурадляшкольников.РФ» порталында гариза бирергә кирәк.
Акция нәтиҗәләре буенча белгечләр иң яхшы 100 эшне аерып алачак. Алар проект сайтында урнаштырылачак, ә конкурсның йомгаклары 2026 елның 4 августында игълан ителәчәк.

Альбина Вәлиева
MAX