Җигүле ат шәһәрнең үзәк урамнары буйлап дүрт маршрут буенча йөрде. Арбада утырган артистлар җыр-биюләр белән шәһәр халкын бәйрәмгә чакырды. Бүләк җыючыларны каршы алырга 6, 7 һәм 8 нче микрорайоннарда яшәүчеләр ишегалларына чыккан.
Җыелган бүләкләр арасында савыт-саба, уенчыклар, тәм-томнар һәм башка истәлекле әйберләр бар. Элек-электән милли бизәкләр белән чигелгән сөлгеләр Сабантуйның иң кадерле бүләге булып саналган. Бу юлы да алар колгаларга бер-бер артлы эленде.
Шәһәрдәшләр билгеләп үткәнчә, бүләк җыю йоласы милли традицияләрне саклау һәм яшь буынга җиткерү өчен зур әһәмияткә ия.
Авыл җирендә киң таралган бу гореф-гадәт соңгы елларда шәһәрдә дә яңадан торгызыла. Күпләр балачак хатирәләрен яңартып, элекке еллардагыча бүләк җыю йоласында теләп катнаша.
Бәйрәм Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында тәмамланды. Биредә шәһәр халкы өчен театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Артистлар җыелган кунакларга дәртле җырлар бүләк итте. Чарада Якутия вәкилләре дә катнашты. Алар милли уеннар һәм осталык дәресләре үткәрделәр.
Түбән Кама Сабантуе 6 июньдә «Ильинка» мәйданында узачак. Бәйрәм иртәнге сәгать 9:00да башлана.

Альбина Вәлиева
MAX