Бәйрәм кунаклары өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән: театральләштерелгән тамаша, ат чабышлары һәм милли уеннар. Шулай ук Сабантуйда танылган артистларның чыгышларын карарга мөмкин булачак. Иркә, Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Фирдүс Тямаев тамашачыларны үзләренең җырлары белән сөендерәчәк.
Сабантуй истә калырлык булсын өчен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар һәм артистлар көн саен репетицияләр үткәрә. Бүген — әзерлекнең соңгы көне. Милли бәйрәмнең пролог өлешендә 2 меңнән артык кеше катнашачак.
Быелгы төп программа шәһәрнең 60 еллыгына багышлана. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, һәр тематик мәйданчыкта үз программасы тәкъдим ителәчәк. Шул ук вакытта Сабантуйның төп яңалыгы — якутлар аланчыгы. Кунаклар «Ысыах» милли бәйрәмен дә күрү мөмкинлегенә ия булачак.
Сабантуй 6 июньдә «Ильинка» мәйданында узачак. Милли бәйрәм сәгать 9:00 башлана.

Альбина Вәлиева
MAX