Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Саха Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Местников, Якутск шәһәр округы башлыгы Евгений Григорьев һәм Түбән Кама мэры Радмир Беляев төрле мәйданчыкларны карап чыктылар.

Шуларның берсен якут халкы оештырган. Алар «Ысыах» бәйрәмен тәкъдим иттеләр. Ул җәйне каршы алуны һәм табигатьнең яңарышын символлаштыра. Чарада катнашу өчен 6 мең чакрым юл үтеп килгән 160 артист чыгыш ясады. Түбән Кама белән Якутск арасындагы хезмәттәшлек күпмилләтле мәдәни багланышлар нигезендә үсә.

«Узган ел Татарстан Рәисе инициативасы белән Түбән Кама Якутиядә Федераль Сабантуй үткәрде, һәм шул вакытта шәһәрләр арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган», — дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев.

Сабантуй — авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү бәйрәме. Бүген алар сәхнә түрендә. Иң алдынгыларына Татарстан Рәисе дәүләт бүләкләре һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

«Түбән Кама — безнең горурлыгыбыз. Түбәнкамалылар җитештерүдә дөнья рекордлары куя да, ата-бабаларыбызның традицияләрен күз карасыдай саклый да беләләр. Җир эшкәртүчеләр, механизаторлар, терлекчеләр — сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтлебез», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Быелгы Сабантуйның иң зур тамашасы — пролог өлеше булды. Анда 2 меңнән артык кеше катнашып, шәһәрнең 60 еллыгына багышланган театральләштерелгән күренеш тәкъдим итте.

Мәйданда милли спорт ярышлары — ат чабышы, кул көрәше, капчык киеп сикерү һәм чүлмәк вату — зур кызыксыну уятты.
Милли көрәштә 16 яшьлек Әмир Хафизов җиңү яулап, скутер белән бүләкләнде. Абсолют батыр исеме Вадим Демидовка бирелде, аңа автомобиль һәм тәкә тапшырылды.

Сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары да чыгыш ясады: Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Илназ Бах, Гүзәл Идрисова һәм Иркә тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк иттеләр.

Оештыручылар белдерүенчә, һава торышына карамастан, бәйрәм дуслык, бердәмлек һәм күпмилләтле мәдәният символына әверелде.